Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

тыл ветеранында кунакта

Күкчә-Бирәзә авылында яшәүче тыл ветераны  Хамзина Сәвия апа 93 нче яшен каршы ала.Ул гомер юлының яртысын терлекчелеккә багышлый.Тырыш хезмәте өчен”Мактау кәгазе”(1960),”За трудовое отличие” медале(1971),”Почет билгесе” ордены (1975) белән,грамоталар белән бүләкләнә.1987 елда “Хезмәт ветераны”исеме бирелә.

Бүгенге көндә Сәвия апа кызы Раушания тәрбиясендә яши.

Без ,клуб мөдире белән берлектә,Сәвия апаның хәлен белеп,аның эшләгән дәвердә ирешкән уңышлары белән уртаклаштык.