Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

Тәрбия-һәрнәрсәнең ачкычы

Тәрбия – һәрнәрсәнең ачкычы.Әйе,кешенең шәхес булып формалашуында әхлак тәрбиясе төп урынны алып тора.

Күкчә-Бирәзә авыл китапханәсендә клуб мөдире Исламова Раузания Зәки кызы һәм өлкән буын китап укучылар белән әлеге темага җанлы әңгәмә үткәрелде.Матур әдәбиятта дин һәм әхлак тәрбиясе чагылыш тапкан әсәрләр Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре,Миргазиян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте,Г.Исхакыйның “Кәләпүшче кыз”,”Зөлайха” әсәрләре буенча фикер алышу булды.

Әйе,бала күңеле ак кәгазь.Менә шул саф җирлеккә матурлык,шәфкатьлелек билгеләрен,әлбәттә,матур әдәбият аша,гаилә тәрбиясе аша бирергә була һәм кирәк тә!