Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Китап-галим, телсез мөгаллим"

                        

  Җиһазлау: “Милли - хәзинәбез”- дигән китап күргәзмәсе.

  Күкчә Бирәзә китапханәсен дә 30 октябрь көнне өлкән, иң күп китап укучылар белән “Китап – галим телсез мөгаллим” – дигән очрашу булды.Анда башлангыч сыйныф укучылары һәм өлкән ике китап укучы чакырылган иде. Г.Тукай әсәрләре буенча төзелгән викторина сораулары бирелде. Бирелгән сорауларга җавап бирүчегә жетон бирелеп барылды. Өлкән китап укучылар үзләренең яратып китап укулары турында сөйләделәр. Соңыннан укучылар концерт куйдылар.

   Китап күргәзмәсенә “Кадерлә син, ярат китапны” дип обзор ясалды