Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

"Мәдәни дәрес"

     Күкчә Бирәзә башлангыч мәктәбендә 21 нче октябрь көнне көндәлекне тапшыру өчен мәдәни дәрес үткәрелде. Безнең мәктәптә башлангыч сыйныфта өч укучы укый. Икенче сыйныфта бер укучы, өченче сыйныфта ике укучы укый.

   Кадерле балалар, бу көндәлек сезне китапханә, музей, театр, кино, мәдәният үзәкләренә, матур итеп төзелгән тарихи биналарга, күңелле чараларга алып барыр. Кая гына барсагыз да күргәннәрегезне укытучыгыз, әти –әниегез һәм китапханәче апагыз ярдәме белән көндәлеккә язып, аны пөхтә итеп тутырып барырсыз дип ышанып калабыз.