Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

Йөрәкләрдә -Тукай эзләре,күңелләрдә - Тукай сүзләре

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына -135 ел. Балаларның  белемнәрен тирәнәйтү, шагыйрь  иҗатына,тормышына кара-та кызыксыну, горурлык хисе,телебезгә,әдәбиятыбызга мәхәббәт хисе тәр-бияләү максатыннан ,Күкчә Бирәзә авыл китапханәсендә “Йөрәкләрдә -Тукай эзләре,күңелләрдә – Тукай сүзләре!” исемле викторина - үткәрелде.Балалар шагыйрьнең иҗаты,тормышына кагылышлы сораулар буенча көч сынаштылар.Аның шигырьләрендә никадәр мәгънә,күпме моң икәненә төшенделәр.

Безнең куңелләрдә, йөрәкләрдә Тукай рухы, Тукай шигырьләре, Тукай моңнары. Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр!