Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

Сүз эчендә хикмәт бар

Сүз эчендә хикмәт бар...

Дөрестән дә,халык телендә бер сүз күпме мәгънә белдерә.Күкчә-Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары белән татар халык авыз иҗатының күпме бай һәм тирән мәгънәгә ия булуы,аның әһәмияте турында сөйләштек.Балалар дастан,легенда сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр,юрау-ышанулар буенча үз фикерләрен әйттеләр,мисаллар китерделәр.”Тавык нигә суда йөзә алмый?” дигән легенда белән таныштылар.Дәрес дәвамында сүз эчендә күпме хикмәт,мәгънә барлыгына инандылар.