Яшәгез Сез,колеп кенә,дөньядан ямь табып кына!
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп
авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр.
Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны
иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.