Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

Татар драматургиясендә милли сәнгать

Күкчә-Бирәзә авыл китапханәсендә “Татар драматургиясендә милли сәнгать” исемле китап күргәзмәсе эшләнде.Күргәзмәгә Каюм Насыйри,Ризаэддин Фәхреддиннең канатлары сүзләре ,драматурглар Туфан Миңнуллин,Әмирхан Еники,Зөлфәт Хәким әсәрләре куелды. Драматургларыбыз инде дистәдән артык еллар буе өлгереп килгән милли мәдәниятебезнең яшәеш проблемаларын, шуларны чишү юлында очраган киртәләрне бөтен тулылыгы белән ачарга тырышалар һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын югары сәнгатебезне күтәрүгә юнәлтәләр. Чөнки сәнгать әсәрләре мәдәниятебезнең дөнья– күләм дәрәҗәсен үстерүенә, халкыбызны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүгә, милли хәзинәләребезнең сакланып калуына хезмәт итә.