Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк!
Ишет язмыш! Ничек кыйнасаң да,
Мин тормышны өзелеп яратам!
Күкчә - Бирәзә авыл китапханәсендә “Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк” исемле китап кургәзмәсе эшләнде.Күргәзмәгә язмышлары белән кимсетелгән язучыларның – Ф.Яруллин,Р.Шәрипов,Г.Сәгыйров,Р.Мөхәммәтҗанның китаплары куелды.Әлеге язучыларның шигырьләре,әсәрләре китап укучыларның күңелендә уйланырлык һәм уйлап яшәрлек тирән мәгънә калдырырлык.
Яшерим мин кемнән яшьләремне?
Мескен,диеп,
Җәлләр өчен акмый яшьләрем.
Г.Сәгыйров.