Китапханә дуслары булыйк!
Кукчә –Бирәзә авыл китапханәсе үзенең яшь укучыларын китапханә дәресенә җыйды.Әңгәмә барышында китапханәче укучыларга китаплар тәкъдим итте, үзенең теләкләрен белдерде: « Китапны яратыгыз! Ул сезне дөрес язарга өйрәтә, тел байлыгын , фикерләү сәләтен үстерә. Алдагы тормышыгызда туган бик күп сорауларга да сез китаплардан җавап таба алырсыз. Китапны дус итегез, ертмагыз, пычратмагыз, укыгач вакытында китереп тапшырыгыз. Онытмагыз, аны башка укучылар көтә.»