Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Гаилә – бәхет ачкычы. (35 ел бергә гомер итүче гаиләләрне котлау)

  Гаилә ,мәхәббәт һәм тугърылык көне уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе Яңасала авыл җирлеге, “Бердәм Россия” сәяси партиясе белән берлектә авыл җирлегендә яшәүче күркәм, үрнәк гаиләләрне түгәрәк даталары  һәм бәйрәм белән котлап аларның йортларында булдылар . Бүгенге очрашуның максаты  яшь буында гаилә кыйммәтләренә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү . Гаилә - кечкенә дәүләт ул. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр кебек рухи кыйммәтләр нәкъ менә гаиләдә саклана. Гаилә нык икән, димәк дәүләт тә көчле. Димәк, киләчәккә ышаныч зур. Бүген ягъни  3 июль көнне Яңасала авылында  гомер итүче Гарипов Габделхәбир һәм Сөрмәдия апаларның  35 еллык юбилей  “Кызыл мәрҗән” туйлары.  Яңасала авыл җирлегендә Гариповлар иң  үрнәк, иң тәртипле 35 ел иңне-иңгә куеп бер-берсен хөрмәт итеп яши торган гаиләрнең берсе. Узган гомернең  һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. 35 ел үтсә дә, бу гаиләләр бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерәләр. Яшь буынның һәр вәкиле өчен үрнәк булырлык тормыш бу! Шулай ук авыл китапханә-сенең иң актив укучылары да алар, яшь буынга үрнәк булып торалар алар тәрбиясендә  оныкларыда  китапханәнең иң актив укучылары.
  Әлеге бәйрәмдә шушы олуг юбилей көннәре белән Яңасала авыл җирлеге секретаре Гафурова Д.С. һәм Яңга-Сала авылы китапхнәчесе, “Бердәм Россия” сәяси партиясе секретаре  Бурханова Ф.А. аларны котлап изге теләкләрен җиткерделәр.