Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Буыннарны берләштерә батырлар даны. (Хәтер сәгате)

23 июнь көнне  Яңга-Сала авыл китапханәсе Каенсар авыл клубы  белән берлектә 22 июнь Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан  авылыбыз уртасына урнашкан “Батырлык” обелисксы каршында  “Буыннарны берләштерә батырлар даны" дигән хәтер сәгатенә җыйды. Максаты: Өлкән буын вәкилләренә – Бөек Ватан сугышы, тыл хезмәте ветераннарына хөрмәт һәм олылау хисләре тәрбияләү , Бөек Ватан сугышы вакытында авылдаш-ларымның җиңүне якынлатуга керткән өлеше турында күзаллау булдыру.

Сугыш чоры ул – кайгы һәм дан еллары. Шөкер, безнең халык ул еллардагы сынауларны лаеклы үтте. Җиңү-берни алыштыра алмаслык югалтулар, күп язмышлар бәясе белән яулап алынды. Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган авылдашларны һәм шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны олылап 1 минут тынлык белән  искә алдык.  Кичәдә тыл ветераннары истәлекләр белән уртаклашса китапханәче сугыш чоры поэзиясе белән таныштырды.Укучылар утлы еллар поэзиясен яңгыраттылар. Кичә ахырында  Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең иреге өчен башын салган ватандашларыбыз истәлегенә чәчәкләр салынып дога укылды.

Үлгәннәргә һәм исәннәргә мәңгелек дан!