Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Карга боткасы" фольклор кичә

5 апрель көнне Каенсар авыл клубында Яңасала авыл китапханәсе, Каенсар гаилә балалар бакчасы белән берлектә "Карга боткасы" фольклор кичәсе оештырдык. Бу көнне балалар матур итеп киенеп, йомырка җыйдылар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләп,халыкны бәйрәмгә чакырдылар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган җиренә авыл клубы янына җыелдылар. Учак тергезеп, казан астык, ботка пешердек, самовар белән чәй кайнаттык, коймак пешердек. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаннар, җырлар җырладык, такмаклар әйтештек. Аннан соң, бергәләп, ботка ашадык, самоварь чәйе белән кайнар коймактан авыз иттек.

Кичәбезнең максаты: Балаларны татар халкының мәҗүси бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү. Халкыбызның борынгы йола-бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү.