"Киләчәккә мирас булып калсын,Гасырлардан килгән ядкәрләр!"- фольклор сәгать
Халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф- гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,нәсел ядкәрләрен киләчәк буынга тапшыру. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан Яңасала авыл китапханәсе мәдәнитя йорты белән берлектә “Киләчәккә мирас булып калсын,Гасырлардан килгән ядкәрләр!”- дигән фольклор кичә үткәрде