Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Мин булачак сайлаучы.(Парламент дәресе)

11 июнь көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә  булачак сайлаучылар өчен “Сайлыйбыз, сайланабыз” дигән белешмә мәгълүмат сәгате үтте. Очрашуда Яңга-Сала сайлау участогы рәисе Диляра Салих кызы Гафурова катнашты. Ул яшүсмерләрне  хокук, сәясәт, гражданин, сайлаучы, сайлаучы хокукы, референдум дигән төшенчәләр белән таныштырды. Яшьләр үзләрен кызыксындырган Нәрсә ул сайлаулар? Депутатларны, президентны кем сайлый? Законнарны кем кабул итә? Депутатлар кайда эшлиләр? Дәүләт Советында кабул иткән законнарны кем үти? Нинди органнарга сайлаулар үтәчәк? Безнең авыл җирлеге округларында кемнәр депутат булып тора.Алар нәрсәләр белән шөгелләнәләр? Кемнәр депутат була ала?- дигән сорауларына тулы һәм төгәл җаваплар алдылар.

Парламент дәресе кысаларында шул ук көнне  очрашуыбыз Каенсар авыл клубында дәвам итте. Парламент дәресендә  без   сайлаулар тарихына күз салдык: “халык власте” органнарыннан Киев, Новгород һәм башка борынгы Русь шәһәрләре хакимиятенең   иң югары органы булган җыелыш эшчәнлеген; 1785 елда дворяннар җыелышларының ничек эшләвен; 1905 елгы Дәүләт Думасына сайлаулар турындагы   положениене; 1917 елгы Февраль революциясеннән соң  сайлау хокукы үсешендә яңа этапны карадык. Сайлау хокукы принципларын яхшырак аңлау өчен  сайлаулар турындагы  берничә мисалны күзәттек. Шулай ук  дәүләтебезнең төп документлары РФ Конституциясе, ТР Конституциясе белән таныштык , дәүләт символлары Флаг, Герб, Гимн турында сөйләштек.

Китапханәче “Яшь сайлаучы синең өчен!”- дигән күргәзмә белән таныштырды һәм кичәбез ахырында “Законнар кайда туа”- дигән диска карап үттек.