Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Наркомания һәлакәткә китерә» Түгәрәк өстәл

23 март көнне Яңасала авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә «Наркомания  һәлакәткә китерә» дигән темада яшьүсмерләр катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды.

 Наркомания һәм эчкечелек - иң актуаль проблемаларның берсе икәне, бу афәт көннән -көн тамырларын ныграк җәя баруы, ел саен шул сәбәпле бик күп кеше, аеруча яшьләр үлүе турында сөйләп аңлатылды.Чара ахырында аракы,наркотик кебек афәтләрдән ерак торырга киңәш ителде.