Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Минем яраткан журналым- "Салават күпере" балалар иртәсе

 Яңасала балалар бакчасында авыл китапханәсе белән берлектә “Салават күпере” – минем яраткан журналым» -дигән балалар иртәсе булып узды. Максаты балаларга кечкенәдән  газета – журналлар  уку, яшьтәшләре иҗаты белән таныштырып үзләрендә дә иҗатка кызыксыну  уяту. Туган телгә мөнәсәбәт һәм кызыксыну уяту, матурлыкны тыя һәм аңлый белергә өйрәтү, яхшылык, изгелек эшләү теләге тудыру.

 Бүгенге балалар иртәсендә әкият геройлары да катнашуы кичәбезне тагында ямьләп җибәрде. Әкият геройлары, балалар яратып укыган әкиятләрдән “капчык тулы” сораулар белән килгәнәр иде. Безнең балаларыбыз сорауларга бик тиз җаваплар табып бик күп бүләкләргә ия булдылар. Бүгенге кичәбез  балалар хәтерендә озак сакланыр.