Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Туган телем – иркә гөлем” туган тел көне

21февраль көнне Яңасала “Ромашка” балалар бакчасында китапханәче, клуб мөдире һәм тәрбияче белән берлектә "Туган телем –иркә гөлем” исеме астында, Туган тел көне уздырлыды. 
Монда балаларга үзебезнең телебез, аның байлыгы турында сөйләдек. Бүгенге бәйгедә татар халкының йолаларын,мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә тәшереп уздык.Аннары татар халкының милли киемнәре,милли бизәк үрнәкләрен карап үттек, гореф- гадәтләрен искә тешердек. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте. Туган тел турында шигырьләр укылды. 
Ахырдан кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.