Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Соңгы кыңгырау.

Максат:Ата-аналарга балаларының сәләтләрен күрсәтү; дуслыкны , бердәмлекне ныгыту; гаиләдә ата-аналар тәрбиясен көчәйтү;укучыларның тормышка үз мөнәсәбәтләрен булдыру; китапка, китап укуга кызыксынуны арттыру.

27 май көнне Яңасала башлангыч мәктәбендә  күңелле шул ук вакытта моңсу да бәйрәм “Соңгы кыңгырау” бәйрәме гөрләп  узды. Чәчәк бәйләмнәре тоткан укучыларны  көчле кул чабулар белән каршы алдык. Бәйрәм тантанасын башлангыч  мәктәбе җитәкчесе Сафина В.Х. ачып җибәрде. Укучылар бик матур чыгышларын, олы рәхмәтләрен үзләренә белем һәм тәрбия биргән укытучы-ларына, әти-әниләренә  җиткерделәр.

Эшләрегез һәрчак уңай булсын,

Изге хисләр минем йөрәктә.

Хәерле юл, сезгә , укучылар

Калам сезгә шундый теләктә.

Ышанам сезгә, мәңге кызартмассыз

Минем йөзне, туган ил йөзен.

Онытмагыз, һәрчак көтә сезне

Белем биргән тәүге классыгыз.

Инде менә бүген зур кешеләр булып,

Тәүге адымыгызны ясыйсыз.

Хәерле юл  сезгә, куллар болгап,

Сезне менә озатып калабыз.- дип үз сүзен җиткерде 4 ел сыйныф җитәкчесе булган Л.Х.Зәйнуллина чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтенә.

Китапханәче  Бурханова Ф.А. “Китап – белем чишмәсе” һәм Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан укучылар көче белән ясалган рәсемнәр һәм иҗади эшләнмәләрдән “Шүрәле могҗизасы” дигән  күргәзмәләр тәкъдим итте. Китапханәдә һәм гомумән авыл җирлегендә үткән мәдәни чараларда актив катнашканнары , китапханәдә узган “Иң күп китап укучы бала” конкурсында җиңү яулаганнары өчен   һәр укучыга “Мактау хатлары” һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.