Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Мин саклармын йөрәк каным белән, илемне һәм сезне аппагым!” тамчы - шоу уены

16 февраль көнне Яңасала авыл китапханәсе үз укучылары өчен Герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатына һәм тормыш юлына багышланган тамчы шоу уены тәкъдим итте. Уенда 2-4 сыйныф укучылары көч сынашты.Алар язучының тормыш юлы, иҗаты буенча бирелгән сорауларга җавап бирделәр, шигырь юлларын укыгач тиз генә исемен белделәр, алып баручы бер шигырен укыганда шушы шигырь буенча рәсем ясадылар, капитаннар ярышыда бик кискен барды. “Кызыл ромашкалар” һәм «Бәхетле балачак» командалары арасында узган бу бәйгене жюри командасы күзәтте һәм нәтиҗә ясады. Бүгенге уенның җиңүчеләре булып “Бәхетле балачак” командасы танылды. Кичә Муса Җәлилнең шигырьләре җырлары белән аралашып барды. Китапханәче киң катлам укучылар өчен "Ватанның тугыры уллары" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.