Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Вакытлы матбугат- заман көзгесе. ( Информация көне)

Яңга- Сала авыл китапханәсендә 19 май Матбуган көне уңаеннан “Вакытлы матбугат- заман көзгесе” – дигән мәгълүмат көне үтте. Максаты: газета – журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгъүматларын тормышта файдалану, яңа кайткан китаплар белән таныштыру.

 Укучылар өчен  “Яңа китап- якын дус”, “Вакытлы матбугат- заман көзгесе”- дигән күргәзмәләр төзелде.

Китап, газета - журналлар – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапханә һәр укучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары- һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Китапханәдә бик күп мәгълүмат,тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан - буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур.

                                         Программа:

Кереш өлеш. Укучыларны каршы алу.            10.00-10.15

 “ХХ гасыр башында татар матбугаты.

  Татар матбугатының барлыкка килүе”-           10.15- 11.00

  1. Китапханәгә килә торган газета – журнал-

лар белән таныштыру.                                     11.00 -11.30

Тест-биремнәр эшләү                                      11.30 -12.00

“Вакытлы матбугат- заман көзгесе”-

күргәзмәгә күзәтү                                             12.00-12.25

  1. Укучылар чыгышы. (Катнашучылар

һәрберсе үзенә ошаган теманы яктыртып

кызыклы чыгыш ясый)                                    13.25 -14.00

 Йомгаклау                                                     14.00-14.15