Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Ленинград батырлыгы-“Тормыш юлы” Хәтер сәгате.

21 январь көнне Яңасала мәдәният йортында киң катлам укучылар өчен узган хәтер сәгатенә Яңасала авылыннан Ленинград блокадасында катнашкан сугыш ветераннарының балалары чакырылды. Блокада да авылдашларыбыз Нуриев Закир, Миннебаев Мәрдән, Гыймадиев Гәрәфи  бабайлар катнаша. Клуб мөдире Ленинград блокасы, “Тормыш юлы” хакында мәгълүматлар бирде, китапханәче музейда сакланучы “Истәлек- альбом” белән исән вакытта сугыш ветераннары- авылдашларыбыз авызыннан язып алынган истәлекләр белән таныштырды.