Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Театр- яктылыкка, нурга илтә" Сәнгать сәгате-китап күргәзмәсе.

Билгеле булганча, 2019 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 9 январь көнне  Яңасала мәдәният йортында Т.Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” әсәре сәхнәләштерелеп авыл халкына тәкъдим ителде. Яңасала авыл китапханәсе “Театр- яктылыкка, нурга илтә” – дигән күргәзмә белән таныштырды, тамашачылар белән “Театр дигән серле дөнья” дигән викторина оештырды.