Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Җиңү килде җиргә яз булып. (Хәтер көне)

    Җиңү сүзе – миллион кешенең гомерен, тылда һәм яу кырында күпме хезмәтне, патриотизмны үзенә сыйдырган. Без бүген батырлыклары һәм тырыш хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан кешеләр алдында баш иябез.  

8 май көнне Яңасала  авылы халкы  Җиңү бәйрәмен сугыштан кайтмый калган якташлар истәлегенә салынган “Билгесез солдат” һәйкәле  янында каршы алды. Сугышт ветераны һәм сугыш  чоры балалары, тыл каһарманнары  белән бик матур хәтер кичәсе булып узды.  Авылыбызның бердән бер сугыш ветераны Мифтахов Мисбах бабай "Җиңү байрагын" күтәргәч үзенең хәтирәләре белән уртаклашты киләчәк яшь буынга изге теләкләрен җиткерде, тыл ветераны Марданова Сәкинә әби дә үзе күргән михнәтләр турында тетерәндергеч итеп  хәтирәләрен яңартты . Өлкәннәребез каршында укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Китапханәче “Онытылмас 1941-1945 еллар!”- дигән күргәзмә тәкъдим итеп яңа кайткан китаплар, газета – журнал мәгълүматлары белән таныштырды. Кичәбез түбәндәге юллар белән тәмамланды.

Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар.