Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Каһарманнар даны мәңгелек. (Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе)

Җиңү таңы иртәсе. Чалт аяз зәңгәр күктә, иртәнге сандугачлар сайраша. Бик дулкынландыргыч, Бөек Җиңү таңы иртәсе. Бөек Җиңү! Әйе, 71 ел вакыт үткән инде ул көннәрдән соң ветераннарның да саны сирәгәйгән. Тәндә алынган яралардан сугыш каһарманнарының да күбесе юк инде бүгенге рәтләрдә. Каенсар авылында оештырылган ”Картамагыз әле, ветераннар!”- дигән очрашу кичәсен  Яңасала авыл җирлеге башлыгы Сафин А.И. ачып җибәрде, тыл каһарманнарын, сугыш чоры балаларын, сугыштан соң туган буынны бүгенге иң гүзәл, иң дулкынландыргыч көн -  Җиңү көне белән котлады, тыл ветераннарына бүләкләр тапшырды. Аннан соң Яңасала башлангыч сыйныф укучылары әби- бабайлар каршында бик матур чыгыш ясадылар. Арча районыннан килгән иҗтимагый советның рәисе Ринат Әлифхан улының котлавы, Кораллы көчләр җитәкчесе Галиев Р.ның котлавын өлкәннәребез бик дулкынланып тыңладылар. Сугыш чоры балаларыда үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар һәрберсенең яшь буынга әйтәсе теләкләре җиткерәсе киңәшләре бар иде. “Бүгенге аяз күк йөзе өчен Сез балалар өлкән буынга бурычлы. Саклагыз җиребезне төрле бала казалардан, әфәтләрдән.”

     Бер минут тынлык белән  һәлак булганнарны искә алдып, обелискка чәчәк бәйләмнре, венок салынды.

Яңасала авыл китапхнәсе киң катлам укучылар өчен “Батырлар даны мәңгелек”- дигән күргәзмә тәкъдим итте. Кичәбезне түбәндәге шигъри юллар белән тәмамланды.

Әкрен генә җилләр исә,

Ел артыннан еллар үтә,

Ә халыкта тик бер теләк,

Гүя бердәм сулыш:

Мәрмәр һәйкәлләр каршында,

Катгый таләп:

Җирдә кабат

Кабынмасын сугыш!