Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Җырларга тиң гомер. (Г.Бәширов истәлегенә куелган мемориал тактаны ачу тантанасы)

Яңасала  башлангыч мәктәбенә  Татар халык  язучысы,бик күп дәүләт бүләкләре иясе , авылдашыбыз  Гомәр ага Бәширов  истәлегенә мемориал такта ачтылды. Тантанага әдипнең оныгы Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева), якташ язучы "Казан утлары" журналының җаваплы сәркатибе Вакыф Нуриев, тарихчы, тарих фәннәре белгече Файзелхак Ислаев,"Безнең мирас" журналының бүлек мөхәррире Гобәйдуллин Л.И., Арча районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе Дәүләтбаев З.М.  кайтты. Кунакларны мәктәпнең баскыч төбеннән үк  ипи – тоз,чәк—чәк белән милли кызларыбыз, “Бәхетле балачак” – бию төркеме, авыл җирлеге башлыгы А.И.Сафин  каршы алды.

Мемориал такта өстенә япкан пәрдәне Гомәр аганың оныгы Гәүһәр ханым һәм авыл җирлеге башлыгы А.И.Сафин ачты. Надир хәзрәт Гомәр ага рухына дога кылды.( 7 май Г.Б.Бәшировның бакыйлыкка күчкән көне)

— Дәү әтиебез исемен мәңгеләштергәнегез, мондый зур хөрмәтне күрсәткәнегез өчен район җитәкчесе Илшат Нуриевка, мәктәп коллективына, Мәдәният хезмәткәрләренә, авыл җирлегенә  бик зур рәхмәт, — дип сөйләде ул дулкынланып.

Соңыннан мәктәп коллективы, авыл үзэшчәнәре  Г.Бәширов турында бик бай эчтәлекле чыгыш  ясадылар. Якыннары, авылдашлар истәлекләр белән уртаклаштлар. Гәүһәр ханым Яңасала авыл китапханәсенә Гомәр аганың шәхси китапханәсеннән бик күп китапларын тапшырды, шулай ук Вакыйф Нуриевта музейга һәм китапханәгә үзенең китапларын, "Казан утлары" журналының яңа санын бүләк итте