Кино китаптан башлана. (Белешмә сәгате)
22 нче апрель көнне кичке сәг.19.00 Бөтендөнья “Библиосумерки-2016” акциясе кысаларында Яңга-Сала мәдәният йортында Яңга-Сала авыл китапханәсе "Кино китаптан башлана" исемле информация сәгате үткәрде. Укучыларга “Серле кино дөньясы”- дигән китап күргәзмәсе төзеп тәкъдим ителде. Телевизор экранында күрсәтелеп үткән Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" киносы буенча фикерләр алыштык. Китапханәгә кайткан яңа китапларга , газета - журнал материалларына обзор ясалды.