Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Олы көн -Пасха

Гасырлар дәвамында табигатьтәге еллык үзгәрешләргә, бабаларыбызның хуҗалык эшләренә һәм тормыш-көнкүрешенә бәйле рәвештә күп төрле йолалар барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчеп камилләшкән, искергәннәре кулланыштан чыккан. "Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта. Бүгенге кичәбезнең максаты үз халкыңа, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү.

1 май көнне авылда бәйрәм рухы сизелеп тора. Балалар иртә таңнан өйдән-өйгә кереп, буялган күкәй, тәм-том җыеп йөри. Һәр йортта табын корыла. Олы көннең зур билгесе – кызартылган йомырка. Ул җир шары образын гәүдәләндерә, йомыркадан яңа тормыш барлыкка килгән кебек, Христосның терелүе белән дөнья яңара дигән мәгънәне аңлата дип, сөйләде миңа Анна әби. “Ә ни өчен йомырканы кызыл төскә буйыйлар ?” – дип сорагач,  Анна әби миңа болай җавап бирде:  “Йомырканың кызыл төсе шатлыкка ия булу белән беррәттән, бу Христосның каны дигәнне аңлата. Олы көнне өстәлгә йомырка белән тулы савыт куела, бу йортка муллык алып килә дигән ышану бар.” Кич  барлык авыл халкы мәдәният йортына җыелып пасха бәйрәмен билгеләп үтү гадәткә керде. Бәйрәм программасында башта концерт, аннан йомырка тәгәрәтү уены – керәшен боулингы, яшьләр өчен дискотека үткәрү каралган. Бәйрәм  барышында яшь буынга Олы көн йолалары аңлатылды, гореф-гадәтләр искә төшерелде. Яңасала керәшеннәренең “Туганай” фольклор ансамбле чыгыш ясады. “Энҗе бөртекләре” балалар фольклор коллективы белән  йомырка җыю күренешен күрсәтеп үттек. Бәйрәм вакытында  “Олы көн йомыркасы” бәйгесе дә оештырыла. Йомырканы иң матур, мәгънәле итеп буяучыларга истәлекле бүләкләр тапшыралды. Киң җәмәгатчелек өчен “Гасырлар хәзинәсе” – дигән китап күргәзмәсе төзеп тәкъдим ителде.