Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Мәүлед мөбәрәк булсын!" мәүлед кичәсе

22 ноябрь көнне Каенсар авыл клубында Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) хөрмәтенә багышланган Мәүлед кичәсе үткәрелде. Кичәне Раил хәзрәт Гыйләҗев һәм мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая абыстай Фәтхуллина алып барды. Шушындый мөхтәрәм кичәне оештырган имамыбыз Надирга, барлык мөтәвәллият әгъзаларына Яңасала һәм Каенсар авылы халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Раббыбыз эшләребезгә ярдәм, күңелләребезгә канат, җаныбызга дәрман, холкыбызга сабырлыклар бирсен. Күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гаиләләребезгә, мәчет-мәдрәсәләребезгә, Ватаныбызга һәм барча галәмгә Аллаһ Җәнәбел Хак муллык вә сәгадәт тынычлыклар насыйп әйләсен. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын! Китапханәче киң җәмагатьчелеккә ”Күңелләрдә булсын изгелек”- дигән күргәзмә тәкъдим итте.