Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйге.

2 ноябрь көнне Каенсар авыл клубында,3 ноябрь көнне Яңасала мәдәният йортында Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә  I Халыкара әдәби конкурс “Җәлил укулары”ның 1нче туры булып узды. Биредә безнең мәктәп укучылары актив катнашты. Алар татар һәм рус телләрендә М.Җәлил шигырьләрен сөйләделәр.

Китапханәче укучылар өчен «Исемең синең үлмәс бер җыр булып

                                                    Тарихларда калды уелып!..» - китап күргәзмәсе төзеп тәкъдим итте.