Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Исән йөреп, сау кайтыгыз егетләр!" егетләрне хәрби хезмәткә озату кичәсе.

Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Элек- электән килгән канун бу. Әлеге матур гадәтләр рухи кыйммәтләр алышынган борчулы заманда бик үк дәрәҗә саналмаса да, озак еллар үз популярлыгын югалтып торганнан соң, кабат үз дәрәҗәсен кайтара башлады. 
Быел көзге  чакырылышта Яңасала авыл җирлегеннән 1 егетебез хәрби хезмәткә алына. Каенсар авыл клубында Россия Армиясе сафларына алынучы егетләребезне хөрмәтләү йөзеннән клуб мөдире Сафина Энҗе һәм Яңасала авыл китапханәсе мөдире Борханова  Фәридә “Исән йөреп сау кайтыгыз егетләр!” – дигән кичә оештырдылар. Ватан сагына озату кичәсенә армиягә китүче егетебез, аның әнисе,якын туганнары, сыйныфташлары, авылдашлары, дуслары чакырылган иде.Барысы да  Егетебезгә Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәүләрен теләделәр, Каенсарлылар сезнең белән горурланырлык булсын, илебез тыныч яшәсен өчен, син үз бурычыңны йөзгә кызыллык китермичә үтәргә тиеш, дип ассызыкладылар. “Хезмәт итүчеләргә дә, көтүчеләргә дә сабырлык, сәламәтлек, очрашуларны өмет итеп яшәү насыйп булсын. Ил көннәребез тыныч булып, үзләре исән имин булып, Ватанга тугыры хезмәт итеп, әти –әниләренең йөзенә кызыллык китермичә хезмәт итеп әйләнеп кайтырга язсын сезгә егетләр.  Армиядән кайткан солдат белән күрешкәндә күзләрдә сөенеч, шатлык яшьләре генә балкысын иде. Хәерле юл сезгә, егетләр! Исән йөреп , сау кайтыгыз!”