Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Гореф – гадәтләребезне саклыйк һәм дуслыкны ныгытыйк. (Дуслык мәйданчыгы)

Максат: 1) Халыклар  арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү;

            2) Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү.

18 апрель көнне Яңасала мәдәният йортында , Каенсар авыл клубы, Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә “Мәрхәмәтлелек акциясе» кысаларында  халыкара дуслык көне  уңаеннан “Дуслык мәйданчыгы” оештырылды. Галимнәр безнең планетада өч меңгә якын телләр бар дип саныйлар. Безнең авыл җирлегендә татар, рус, чуаш, керәшен татарлары дус һәм тату яши.  Бәйрәмдә дуслык агачы төзелде, табышмаклар чишелде, дуслык турында мәкальләр һәм әйтемнәр әйтелде, төрле телләрдә җырлар җырланды, “Халыклар бердәмлеге – милләтара тынычлыкны һәм аңлашуны ныгыту юлы” темасын ачыклап  фольклор  түгәрәгенең эшчәнлеге буенча мастер-класс күрсәтелде.

 Җирлектә  яшәүче төрле милләт вәкилләренә хөрмәт хисе тәрбияләү, толерант шәхес үстерү максатын тормышка ашыруга нигезләнгән әлеге чара  эчтәлекле, файдалы, уңышлы үтте, тамашачы тарафыннан югары  бәяләнде.