“Без сәламәт, кушылыгыз!” (Акция)
17 апрель көнне Яңасала авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Мәрхәмәтле Татарстан акциясе кысаларында “Без сәламәт, кушылыгыз!” – дигән акция уздырды.
“Һәркемнең сәламәтлеге – үз кулында. Без – Татарстан һәм Россиянең киләчәге. Актив яшәү рәвеше алып бару - ул матурлык һәм яшьлек. Бүген өлгер, сәламәт, матур һәм акыллы булып була. Бары тик сәламәт кешеләр генә үз хыялларын чынга ашыра ала”-диде китапханәче һәм китапханәгә килгән һәр кешене “Без сәламәт, кушылыгыз!” акциясенә кушылырга өндәде.Бүгенге акциядә 20 кеше катнашты.