«Китапларның – якын дусты,Булсын иде һәр бала” экскурсия-китапханә дәресе.
19 октябрь көнне Яңасала авыл китапханәсенә "Ромашка" балалар бакчасына йөрүче нәниләр кунакка килде. Китапханәче апалары балаларны китапханә, китаплар белән таныштырды, китапны саклап тоту серләрен чиште. Балалар тырыша- тырыша табышмакларга җаваплар бирделәр үзләренә ошаган газета –журналлар белән таныштылар, яңа китаплар карадылар.