Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Георгий тасмасы”-Җиңү билгесе. (“Георгий лентасы” көне)

22 апрель көнне Яңга-Сала  авыл китапханәсе мәдният йорты белән берлектә  “Язгы шәфкатьлелек” атнасы кысаларында “Георгий тасмасы” көне уздырды.

 Бу көнне китапханәгә , мәдәният йортына килгән һәр укучыга Бөек Җиңү символы булган “Георгий тасмасы” бирелде. Китапханәче кулыннан җиңү символын алган һәр яшь буын вәкиле, урта, өлкән буын вәкилләре Җиңү яулаган батырларны зур хөрмәт хисе белән искә алдылар.                                                                                             Ул көнне "Георгий  тасма"сы тарихы турында мәгьлүмат җиткерелде,  аны  кешеләр үз теләкләре белән Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларны хөрмәт итеп  такканнары турында  сөйләде.  

Бу “Җиңү билге”ләре яшь буынга, өлкәннәргә якташларыбызның батырлыкларын онытмаска, хәзерге буын якты, тыныч күк йөзе астында яшәүнең кадерен белеп, тырыш хезмәт итеп яшәргә кирәклеген искә төшереп торсын.