Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Җырымда юатырмын" әдәби кафе

12 октябрь көнне шагыйрь Фәннур Сафин иҗатына багышланган "Җырымда юатырмын" дигән әдәби кафега  язучының иҗатын яратучылар җыелды. Әдәби кафеда китапханәче шагырьнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштырды, укучылар үзләре яратып укыган шигырьләрен тәкъдим иттеләр, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар тыңлап ләззәтләнделәр. Язучы иҗатына багышлап “Җырымда юатырмын” дип төзелгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.