Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Һәр тарафта Тукай җырын тоям. Сукмагымда –Тукай эзләрен” (Сәнгать фестивале)

Район күләмендә оештырылган фестиваль  кысаларында  21 апрель көнне  ,,Һәр тарафтан Тукай  җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен” исемле әдәби музыкаль кичә уздырылды. Шушы фестиваль кысаларында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән Г.Тукайның шигырьләрен, аның шигырьләренә язылган җырларны, шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән композицияне һәм кул эшләрен әзерләп  Яңасала мәдәният йортында  чыгыш ясадык.