Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Бирешмәгез әле елларга!" өлкәннәрне хөрмәтләү кичәсе.

1 октябрь көнне Каенсар авыл клубында Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә "Бирешмәгез әле елларга!" - дигән өлкәннәрне хөрмәтләү кичәсе булып узды. Максат: Өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү.  Халкыбызның гореф -гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә куллану.

Бүгенге кичәне  өлкәннәрнең ялларын күңелле истә калырлык итеп үткәрергә тырыштык, өстәл артында төрле уеннар уйнадылар табышмакларга җавап тап, мәкальне дәвам ит, сорауларга төгәл җавап бир, әсәрнең авторын тап, үз һөнәреңне күрсәт кебек биремнәрдә һәрберсе бик теләп катнашты.Кичәбез матур җыр, шигырьләр белән аралаштырылып алып бардык.

Өлкәннәребез өчен Яңасала авыл китапханәсе "Сезнең өчен яңа китаплар" дигән күргәзмә тәкъдим итте.