Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Алиш әкиятләренә сәяхәт" әкияти утыргыч

Алиш әкиятләре һәркемне сокландыра, укучыларны үз дөньясына тарта, мавыктыра, балаларда тырышлык, эшчәнлек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатларны тәрбияли. Шуңа күрә дә әлеге иҗатны, әлеге әкиятләрне тирәнтен өйрәнү таләп ителә.Шул максаттан Яңга-Сала авыл китапханәсе балалар бакчасында А.Алиш иҗаты буенча “Алиш әкиятләренә сәяхәт” дигән әкияти утыргыч оештырды. Мәдәният хезмәткәре Гөлназ апалары һәм тәрбияче Земфира апалары әкиятләрдән өзекләр күрсәттеләр, китапханәче Фәридә апалары “Куян кызы” әкиятен куян кызы курчагы белән балалар күңеленә үтеп керерлек итеп җиткерергә тырышты. “Бу әкиятнең герое кем?”, “Мәкалләр кайсы әкият героена гыйбәрә”, “Табышмак бил алышмак” кебек ярышларда да балалар  берсеннән берсе уздыра уздыра җавап өзләделәр.