Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Табигать ялгышларны кичерми" экологик дәрес

Бүгенге экологик дәресебезне иң актуаль темаларның берсе булып торган "Табигать ялгышларны кичерми" дигән темага багышладык. Безнең планетабызның хәле хәзерге вакытта сокланырлык түгел, һәм иң кызганычы, моңа без үзебез гаепле икәнлекне укучыга тешендерү максатыннан туган авылыбыз мисалында күрсәтергә тырыштык. Аларны булдырмый калу яки киметү юллары хакында укучылар үз фикерләрен җиткерделәр. Дәрес ахырында китапханәче:

Уйлап карагыз әле, без Җир – анабызны саклап калу өчен глобаль мәсьәләләрне чишә алмасак та моның өчен үз өлешебезне кертә алабыз бит. Ә менә нинди юл белән? (Үзебез яши торган территорияне пычратмаска, теләсә-кая чүп ташламаска, агачларны сындырмаска һ.б.).Әйе укучылар,шуның белән дәресебезне тәмамлыйк, йомгаклап бер әйбер генә әйтергә кирәк, бергәләп тырышканда һәрвакыт куелган максатка ирешергә була!