Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Ватан кайдан башлана?" Бердәм мәдәни дәрес

14 нче cентябрь көнне Яңга-Сала башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бердәм мәдәни дәрес” үтте.

Мәдәни дәресне китапханәче “Туган як һәм Г.Бәширов” музеенда “Ватан кайдан башлана?”дигән танып белү сәгате белән башлап җибәрде. Укучыларга туган авыл, аның гореф – гадәтләре, йолалары, атаклы кешеләре турында мәгълүмат бирелде.

   Мәдәният  дәресе  ахырында Яңга-Сала башлангыч мәктәбенең мөдире Сафина Венера Хәйдәр кызы 1-4нче сыйныфларда белем алучы   8 укучыга көндәлек тапшырды. Ул көндәлекнең укучыларга республикабызның, районыбызның  тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтеп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга  ярдәм итәчәге турында сөйләде.

Китапханәче балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен,көндәлекне саклап тотуның мөһимлеген аңлатты.