"Россия һәм Татарстанның Дәүләт символлары" мәгълүмат сәгате
20 август көнне Яңга-Сала мәдәният йортында өлкән буын укучыларыбыз өчен “Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары” – дигән темада мәгълүмат сәгате үтте. Шулай ук “Россия Флагы - безнең горурлыгыбыз”- дигән күргәзмә тәкъдим ителде.Яңга-Сала авыл җирлеге территориясендә Россия Флагы лентасы тарату акциясе узды.