Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Россия Флагы- безнең горурлыгыбыз"күргәзмә-досье

  Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куелган.
1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде.
Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт.
19 август көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә “Россия Флагы- безнең горурлыгыбыз” – дигән китап күргәзмәсе (выставка-досье) төзелеп киң катлам укучыларга тәкъдим ителде. 1-4 сыйныф укучыларына РФ Дәүләт символлары хакында мәгълүмат бирелде.