Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Тукай, Тукай,Синең моңны тыңлый,Туган халкым әле бүген дә.

9 апрель көнне Яңасала мәдәният йортында “Тукай, Тукай,Синең моңны тыңлый,Туган халкым әле бүген дә”- дигән  җыр, шигырь, сөючеләр бәйгесе оештырылды. Яңасала авыл җирлегенә кергән Каенсар һәм Яңасала авылында яшәүче әдәбиятка сәнгатькә гашыйклар бүген бер сәхнәгә җыелып  Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алдылар.Габдулла Тукай- безнең күгебезне яктыртыр өчен чыккан һәм батмас кояшы. Иҗатының зур өлешен поэзия били. Шуңа күрә, икенче төрле, аны татар поэзиясенең кояшы, дип атарга була. Бүгенге кичәбезнең дә максаты  Габдулла Тукай иҗаты белән танышып, аның әсәрләре аша  телебезнең матур, татлы, аһәңле, моңлы икәнлеген аңлату . Туган телебезнең рухи  байлыгыбыз хәзинәсенә ачкыч булуын төшендерү иде. Сәхнәдә шагыйрнең төрле елларда басылган шигырьләре, җырлары яңгырады, кайбер шигырләре сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Китапханәче тамашачылар арасында “Кем Тукайны күберәк белә?”-дигән темада  викторина оештырды.Сорауларга иң күп җавап бирүчеләр призга ия булдылар.Кичәбез ахырында барлык халык белән татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры яңгырады. Тамашачы рәхәтләнеп ял итте, шагыйрьнең шигырьләре аша үзенә җан тынычлыгы, рухи азык алды. Бүгенге кичәбездән соң  күңелләр йомшарып, йөрәк түрендә милли моңнар яңарды.