Мин Туайга киләм
Яңасала авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә Яңасала авылы буенча халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак күзаллау булдыру максатыннан “Мин Тукайга киләм”- дигән шигъри эстафета үткәрде.
Эстафетаның максаты Г.Тукайның иҗади мирасын һәм, аңа бәйләп, хәзерге заман әдипләренең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау; халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксынуны тәрбияләү; сөекле шагыйребез иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген җиткерү, буыннан –буынга тапшыру.
7 апрель көнне китапханәнең иң актив укучылары һәм китапханәгә килә алмаучы укучылары белән очрашып Г.Тукай шигырләрен уку оештырылды.