Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Үзеңне наркотикларга бәйләмә" әңгәмә - киңәш

Татарстан территориясендә наркотик чараларны куллануга һәм аларның канунсыз әйләнешенә каршы көрәш юнәлешендә наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" акциясе уза. Бу акциядән безнең Яңга-Сала авыл китапханәседә читтә калмады. 23 июнь көнне яшьүсмерләр белән “Үзеңне наркотикларга бәйләмә” дигән әңгәмә киңәш оештырдык. Бүгенге әңгәмәбезнең максаты  кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы белән таныштыру, наркоманиянең килеп чыгу hәм таралу сәбәпләрен аңлату.Яшьләрне тормышта дөрес яшәү рәвешләрен сайлап алу мөмкинлеге үзләреннән генә торганына инандыру.Кеше организмына наркотик матдәлэрнең йогынтысын өйрәнү.Наркотикларга бәйлелек сәбәпләрен аңлату.Наркоманиянең таралу куркынычына бәя бирү.

 Күргәзмәгә  “Без яшәүне сайлыйбыз” дигән исем астында материаллар куелды. Яшьләр наркоманиягә карата үз фикерләрен, карашларын белдерделәр, безнең белән уртаклаштылар.