Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Газета, журналларның безнең тормышыбыздагы роле" белешмә мәгълумат сәгате.

18 июнь көнне Яңасала авыл китапханәсендә "Газета, журналларның безнең тормышыбыздагы роле" дигән белешмә мәгълумат сәгате үтте. Укучыларга газета, журналларның килеп чыгу тарихы турында тулы мәгълүмат бирелде. Аннан газета, журналлар белән якыннан танышып андагы төрле башваткычларны чиштек, әкият, хикәяләрне зур кызыксыну белән укыдык. "Укучыларыбыз иҗаты газета ,журнал битләрендә" дигән күргәзмәгә күзәтү ясап үз яшьтәшләребезның иҗатлары белән якыннан таныштык.