Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Кошлар – канатлы дуслар! (Әдәби бәйге.Кошлар көне)

1 апрель – Халыкара кошлар көне уңаеннан Яңасала авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә “Кошлар – канатлы дуслар” –дигән темада бик матур кичә булды. Максат: Кошларның күптөрлелеге белән таныштыру; кошлар турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм тулыландыру, кошларны тавышларыннан танырга өйрәтү; иҗади сәләтләрен үстерү; туган як табигатенә, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.

Кичәгә укучылар көче белән ясалган “Канатлы дуслар” – дигән  кош рәсемнәре күргәзмәсе төзелде, “Кошлар – табигать сакчылары” – дигән күргәзмә тәкъдим  ителде, “1 апрель – Халыкара кошлар көне” – дигән презентация төзелде шулай ук кошларның сайравын тыңлау өчен видео язма куелды.  Укучылар кошлар турында табышмаклар әйттеләр, шигырьләр  укыдылар, җырлар җырладылар. Канатлы дусларыбызның файда китерүләре, аларга җимлекләр, оялар ясарга кирәклеге турында сөйләнде.

Соңыннан укучыларның белгәннәре һәм тыңлаганнары буенча кошларның кешеләргә, табигатькә нинди файда китерүләре турында "викторина" уздырылды. Укучылар үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр.