Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Урманның сихри сукмагы буйлап”Әкияти утыргыч

9 июнь көнне Каенсар авыл клубында "Урманның сихри сукмагы буйлап"- дигән әкияти утыргыч бәйгесе үтте. Бу бәйгедә әниләр дә бәбиләр дә ике командага бүленеп әкият дөньясына сәяхәт иттеләр. Клуб мөдире һәм китапханәче әзерләгән сорауларга тиз генә җавап биреп, ребуслар чиштеләр, бирелгән сүзләрдән урманның сихри матурлыгы хакында шигырь, хикәяләр иҗат иттеләр. Бүгенге әкияти утыргычыбыз чын мәгьнәсендә сихри дә, серле дә булды. Балалар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.