Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Серле Тукай сүзләре." (Әдәби кунакханә)

  27 март көнне Яңасала мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә  “Серле Тукай сүзләре”- дигән әдәби кунакханә үтте. Бүгенге кунакханәдә без өлкән буын вәкилләре белән Г.Тукай иҗатында  әхлак, хезмәт тәрбиясе дигән темада сөйләштек. Г. Тукай әсәрләрендә балаларны тәрбияләүнең иң мөһим проблемаларын күтәрә, киләчәк буынны әдәбият ярдәмендә тәрбияләү идеяләрен пропагандалый. Шуңа күрә дә аның иҗатында киләчәк буынга белем бирү һәм аны тәрбияләү проблемалары зур урын алып тора. Г. Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белергә генә кирәклегенә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана.                                                                         Бүгенге кунакханәбезнең бурычлары :-шагыйрьнең белем, тәрбия бирү өлкәсенә караган әсәрләрен барлау, аларны өйрәнү; хезмәтләренә бәя бирү; шагыйрь хакында әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен барлау, аларны өйрәнү.

 Өлкәннәребез белән  Г.Тукайның  әсәрләрен укып фикерләр алыштык, автор әсәрләре аша авырлыклардан курыкмаучы, хезмәттән качмаучы кеше генә чын мәгънә-сендә бәхетле була дигән фикерне алга сөргән. Хезмәт-тормыш шатлыгы, бәхет, хөрмәт чыганагы икәнлеген шигъри юллар белән әйтеп бирә, тырышлыкны бәхет чыганагы итеп карый, эш сөючәнлекне, уңганлыкны мактый. Хезмәткә мәхәббәт тойгысын кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәклекне әйтә.Өлкәннәребез бала тәрбияләүдә үзләренең белемнәре белән дә уртаклаштылар.